БЕЗ ИСӘН!
(Айдар Хәлим шигыреннән өзек)
Ташлар басты, ташлар басты безне...
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман –
Атылырга рәткә тезелсәң...
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!